- коелу
- 1. Түгелү, чәчелү (бөртекле, вак, таралучан кисәкләрдән торган әйбер тур.). Таралу, яву. Вак кисәкләргә ватылып чәчелү, сибелү 2. Күпләп өзелеп, аерылып, йолкынып төшү; түгелү, сибелү (яфрак, йон, чәч, җимеш, орлыклар һ. б.) 3. Күпләп төшү, төшеп бетү (теш тур.) 4. Агу, агып тору, түгелү; ташу (сыеклык, яшь, яңгыр тур.) 5. Ясалу, коеп эшләнү 6. күч. Мул булып, бөркелеп таралу (яктылык, нурлар, хуш исләр тур.) 7. күч. Бер-бер артлы каян да булса чыгу, кая да булса килү, сикереп яки егылып төшү (кешеләр тур.). КОЕЛЫП ТӨШҮ (ИҢҮ) – Бик нык куркып китү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.